Логотип Идель
Яңалыклар

«Блогер.Татар» бәйгесенең өченчесе старт алды - ул гаилә темасына багышлана

«Блогер.Татар» республикакүләм бәйгесенең өченчесен башлап җибәрәбләр. Бу юлы ул гаилә темасына багышланачак. Сез дә гаиләгез турында матур пост урнаштырып, 20 мең сум ота аласыз.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «Блогер.Татар» республикакүләм бәйгесенең өченчесен башлап җибәрәбләр. Бу юлы ул гаилә темасына багышланачак. Сез дә гаиләгез турында матур пост урнаштырып, 20 мең сум ота аласыз.

Һәрвакыттагыча, 10 җиңүчене билгеләнәчәк:

«Гаилә темасына иң яхшы контент» (блогерлар арасында 5 җиңүче)

«Гаилә темасына иң яхшы контент» (шәхси аккаунтлар арасында 5 җиңүче) Һәр бүләк – 20 000 сум.

Приз фонды – 200 000 сум.

БӘЙГЕДӘ КЕМНӘР КАТНАША АЛА?

Социаль челтәрләрдә гаилә темасына эшләнгән кызыклы контент авторлары.

НИНДИ ТЕМАЛАР БУЛЫРГА МӨМКИН?

Гаилә, гаилә әгъзасы, әти, әни, әби, бабай, балалар, гаилә традицияләре, династияләр, гаилә бәйрәмнәре, шәҗәрә, хәтер, туган нигез һ.б.

ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ НИЧЕК БИЛГЕЛИЛӘР?

Эшләрнең кызыклы, үзенчәлекле булуы, техник яктан яхшы башкарылышы, аудиториянең активлыгы исәпкә алыначак. Татар теленең камил булуы да мөһим.

БӘЙГЕДӘ КАТНАШЫР ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Исем-фамилиягезне, телефоныгызны һәм постка сылтаманы bloger.tatar@mail.ru электрон адресына җибәрегез.

ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ НИНДИ БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ?

Әйткәнебезчә, 10 җиңүченең һәркайсына 20 000 сум күләмендә акчалара бүләк тапшырылачак. Блогерларга – 5 бүләк, шәхси аккаунтларга – 5 бүләк. Гаризада “мин блогер”, “минем шәхси аккаунт” дип күрсәтергә кирәкми. Жюри әгъзалары моны үзләре хәл итәчәк.

ЭШЛӘР КАЙЧАНГА КАДӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ?

2021 елның 31 декабренә кадәр.

НӘТИҖӘЛӘР КАЙЧАН ЯСАЛА?

Өченче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре 2022 елның 15 гыйнварында игълан ителәчәк.

Чыганак: Матбугат.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев