Логотип Идель
Яңалыклар

"Блогер.Татар" республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесендә катнаш! Приз фонды - 200 мең сум.

"Блогер.Татар" республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе башланып китте.

"Блогер.Татар" республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе башланып китте.

Бәйгенң шартлары белән таныштырып үтәбез.

Беренчедән, конкурста үз һөнәрләре турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән булган кешеләр катнаша ала:

Икенчедән, блогка язылучылар саны буенча чик юк.

Эшләр, билгеле, кызыклы булырга тиеш. Шулай ук техник яктан да яхшы башкарылганы һәм аудитория белән актив эшчәнлеге дә күздә тотыла.

Иң төп шарт - татар телен камил белү.

Бәйге 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итә. Катнашу өчен исем-фамилияне, телефон номерын һәм блогка сылтаманы язып, bloger.tatar@mail.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.

Жюри тарафыннан барлыгы 10 җиңүче билгенәчәк, аларның бишесе - иҗади һөнәр һәм бишесе эшче һөнәр ияләре. Җиңүчеләрне 21 февраль көнне игълан итәчәкләр. Жюри әгъзалары - аш-су блогеры - Рафилә Шәмсетдинова, беренче татар блогеры - Ринат Галиәхмәтов, блогер һәм журналист - Гөлназ Сәфәрова, видеоблогер - Фагыйлә Шакирова, бәйгене оештыручы - журналист Данил Сәфәров.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев