Логотип Идель
Яңалыклар

Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була

Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк

22 һәм 23 июльдә Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» II халыкара этномәдәни фестивале булачак. Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади дәресләр һөнәрчелек остаханәләре уздырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Милли ишегаллары мәйданчыкларында Идел буе халыкларының көнкүреш кирәк-яраклары, милли кием, милли ризыкларыннан этнографик экспозицияләр оештырылачак. Фестиваль кунакларына республика районнарыннан чуваш, мари, мордва, удмурт, керәшен, рус үзешчән фольклор коллективлары чыгышы тәкъдим ителәчәк.

Балалар һәм аларның ата-аналары өчен өстәл уеннары, иҗади дәресләр үткәрелә, Татарстан халыклары турында мультфильмнар күрсәтелә.

Фестивальдә милли ризык, ысланган һәм киптерелгән балыктан авыз итәргә, бал, табигый үсемлек мае, яңа пешкән икмәк һәм кондитер эшләнмәләре сатып алырга була.

Кичке концертта «IsTElek» иҗади берләшмә артистлары фолк-фьюжн жанрында композицияләр һәм электрон музыка тәкъдим итә.

Теләге булган һәркем интерактив программа, остаханә һәм традицион милли уеннарда катнаша ала. Мәйданчыклар иммерсив күзаллау форматында эшләячәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев