Логотип Идель
Яңалыклар

БОЛГАРДА «АГА-БАЗАР» ХАЛЫКАРА ЭТНОМӘДӘНИ ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК

Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 3 июльдә 11:00 сәгатьтә беренче тапкыр «Ага-Базар» Халыкара этномәдәни фестивале узачак.

Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 3 июльдә 11:00 сәгатьтә беренче тапкыр «Ага-Базар» Халыкара этномәдәни фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасырлардагы «Шәрык базары» эшләячәк. Анда кул эшләре тәкъдим ителәчәк, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча һөнәрчелек остаханәләре оештырылачак.

11:30да «AGA BAZAR» этномәдәни фестиваленең рәсми ачылышы була. Фестивальнең төп сәхнәсендә “Многозвучный Татарстан” республика бәйгесендә һәм “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры бәйгесендә катнашучы һөнәри һәм үзешчән коллективларның инструменталь музыкасы яңгыраячак. Һәр теләгән кеше интерактив программаларда, мастер-классларда һәм традицион милли уеннарда катнаша ала. Мәйданчыклар иммерсив күзаллау форматында эшләячәк. 


“Ага - базар” - Болгар шәһәренең X-XV гасырлардагы сәүдә-һөнәрчелек шәһәре. Идел Болгарының сәүдә-һөнәрчелек һәм мәдәни үзәге. Халыкара этномәдәни фестиваль урта гасырлардагы "Зур Базар"ның киң күләмле җыелма образы булачак. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Болгар Ага-Базар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев