Логотип Идель
Яңалыклар

Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумы ачыла 

10 июльдә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында VIII Мөселман яшьләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды.

10 июльдә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында VIII Мөселман яшьләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына нәзарәтнең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова җавап бирде. 
Әлеге форум 12-19 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында урнашкан палаткалы шәһәрчектә узачак. VIII Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Кырым республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мәскәүдән, шулай ук Казакъстаннан, Кыргызстаннан, Мисырдан барлыгы 290 гариза кабул ителгән. Җыенда 18 яшьтән алып 30 яшькәчә 200 кеше катнаша. 
Катнашучылар 12 нче июль көнне иртән Казаннан Болгарга юл тотачак, алар көндезге уникедә (12.00) «Ак мәчет»тә җомга намазы укыячаклар. Форум 19 нчы июль көнне шулай ук җомга намазы укып төгәлләнәчәк. 
Мөселман яшьләре форумы – егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Өммәтебезнең иң сәләтле, актив һәм өметле вәкилләрен туплаячак бу җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру каралган. Форумның остазлары – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи. 
Тирән белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне бай күңел ачу өлеше көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук интеллектуаль һәм спорт уеннары. Форумда катнашучылар бер атна дәвамында иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак һәм Коръән белән якыннан танышачак. 

 Ибәтуллина Илүзә

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев