-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Бүген узган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Милли шура утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белдерүенчә, “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру буенча алда торган максат-бурычларны үтәр өчен Милли шура әгъзалары үз эшчәнлеген 7 юнәлештәге эшче төркемдә дәвам итәчәк.
-
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының 2021 елда беренче утырышы Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Милли шура утырышы узды.
-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
Боз кузгалды. Тукталмасын гына!

Бүген Баулыда көрәш буенча яшьләр арасында ярышлар узды. Әлбәттә, бәйге Балаларны яклау көненә багышлап уздырылды.
Алдагы язмаларның берсендә искәртеп узганчы, моңарчы көрәшчеләре була торып та, Баулыда татарча көрәш игътибар үзәгендә булды дип әйтә алмыйбыз. Республикакүләм бәйгеләргә бу төбәктән көрәшчеләр килүе дә бик сирәк кенә була иде. Ә бит Вил Усманов кадәр Вил Усманов шушы төбәкне икән, димәк, анда көрәшчеләр булуы табигый хәл. Аннан килеп, әнә Илнур Хәйруллин кебек көрәш фанаты язганча, Фәнис Яруллин кебек каһарман шәхесне биргән төбәк тә бит әле бу. Димәк, бары тик бозны кузгатып җибәрергә генә кирәк булган.
Һәм менә Вил Усманов безгә соңгы ярты елда чираттагы тапкыр шалтыратып, үзләрендә көрәш бәйгесе узу турында хәбәр итте. Димәк, боз чыннан да кузгалган дияргә була. Бер төркем фикердәшләр җыелып сөйләшкәннән соң, районда көрәш федерацисе дилбегәсен үз кулларына Риф Ринат улы Васикой алды. Ә көрәшкә битараф булмаганнар, фанатлар алар һәр төбәктә бар, аларны илһамландырып торучылар гына кирәк. Нәтиҗә буларак, Баулы районында да яшьләр һәм өлкәннәр арасында бәйгеләр уза башлады, ниһаять, шушы төбәк көрәшчеләре дә республикакүләм турнирларга йөреп, тәҗрибә туплау мөмкинлегенә ия булды. Бу эш дәвамлы булсын иде, дигән ышанычта калабыз.
Әлеге хәбәрне һәм фотоларны безгә җиткергән Илнур Хәйруллинга зур рәхмәт җиткерәбез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз