Логотип Идель
Яңалыклар

"Бүреләр" рок-төркеменнән татар һәм башкортларны берләштерә торган концерт

Башисемне укыгач та, сез хәзер бара торган вәзгыятьне, татар эстрадасын шаулаткан вакыйгаларны уйлагансыздыр? Ашыкмагыз. "Бүреләр" рок-төркеменең бу сәясәткә бер генә бәйлелеге юк, хәер, бу хакта үзләре матбугат конференциясендә шулай диделәр.

Башисемне укыгач та, сез хәзер бара торган вәзгыятьне, татар эстрадасын шаулаткан вакыйгаларны уйлагансыздыр? Ашыкмагыз. "Бүреләр" рок-төркеменең бу сәясәткә бер генә бәйлелеге юк, хәер, бу хакта үзләре матбугат конференциясендә шулай диделәр. Алга китеп шуны әйтәсе килә, бүген, 2 апрельдә, Казан "Китапханә" клубында (Кремль урамы, 21) "Бүреләр" башкорт рок-төркеменең тәүге концерты була.
Төркемнең лидеры, нигез салучы Илшат Абдуллин бик дулкынланганнарын билгеләп үтте. Билгеле, рок стиле һәркемнең йөрәгенә үтеп керми, тамашачы җыю кыенлыгы да бар. Ә икенче яктан, "Бүреләр"нең Казанда булганы бар инде: "Мин татарча сөйләшәм"“ акциясендә һәм TAT CULT FEST фестивалендә чыгыш ясаганнарын беләбез. Бу концерт татарларны һәм башкортларны берләштерәчәк, дип саный лидер.
"Музыкада милләт юк", - дип тә өстәде әле азактан.
Репертуарга килгәндә, "Бүреләр" дөньяга караш, үзләрен кабул итү турында җырлыйлар һәм шундыйрак фәлсәфи сорауларга җавап эзлиләр. Бүген булачак концертта татар җырчыларыннан Илгиз Шәйхразиев, Зарина Вильданова, Рәдиф Кашапов катнашачак. Концертны "татар белән башкортны берләштерә торган", - дип санаулары шуңа бәйледер дә, кем белә бит!

«Идел» журналы 16+

Теги: бүреләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев