Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Бөтенроссия татар авыллары Сабан туенда автомобиль абсолют батырга биреләчәк!

    "Самара өлкәсендә узачак Бөтенроссия татар авыллары Сабан туенда автомобиль абсолют батырга биреләчәк!". "Идел" журналы хәбәрчесенә бүген әнә шундый хәбәр килеп иреште.

    Самара өлкәсенең Камышлы районында узачак Х Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена Россиянең 32 төбәгеннән кунаклар килер дип көтелә. Шулай ук бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак, дип көтелә. Беренче көнне – 28 июндә, Татарстан сәнгать осталары концертын үткәрү күздә тотыла. Икенче көнне, 29 июньдә, төп бәйрәм – Сабантуй гөрлиячәк.

    Реклама

    Әлбәттә, Сабан туеның күрке бу юлы да татарча көрәш ярышлары булыр, дип фаразлана. Елның елында әлеге Сабантуйга көчле батырлар килеп бил алышачак. Дөрес, быел көчле көрәшчеләр килү буенча бераз проблема да булырга мөмкин, чөнки шул ук көнне Биектауда зурлап милли бәйрәмебезне уздырырга җыеналар (димәк, Раил Нургалиев Биектауда булыр дип уйланыла), җитмәсә, шул ук көнне әле билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты да узачак. Бу хакта безгә Муса Галләмов хәбәр иткән иде. Укырга: Кайсын сайларга? Әлбәттә, туган көнне!

     

    Теги: көрәш

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер