Логотип Идель
Яңалыклар

БУ АТНАДА АНОМАЛЬ ҖЫЛЫ ҺӘМ АНОМАЛЬ САЛКЫН КӨТЕЛӘ

Россиядә бу атнада аномаль җылылык та, аномаль салкын һава торышы да көтелә.

Россиядә бу атнада аномаль җылылык та, аномаль салкын һава торышы да көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, бу атнада һава торышында аномалияләр күзәтеләчәк. Әйтик, илнең Азия территориясендә температура нормадан – 12-20, Европа өлешенең төньягында 4-8 градуска югарырак, ә Европа территориясенең көньягында, киресенчә, нормадан 4-6 градуска салкынрак булачак.

«Россиянең Азия территориясендә, аеруча төньяк яртысында җылы һава торышы көтелә. Анда температура нормадан 12-20 градуска югарырак булачак. Бу – бик күп. Европа өлешенең төньягында температура шулай ук нормадан 4-8 градуска югарырак, үзәктә нормага якын булачак, көньякта исә – Ростов өлкәсе, Краснодар, Ставрополь крайлары, Идел буе федераль округы һәм Уралда тискәре аномалия күзәтеләчәк», - дип белдерде белгеч.

Ул шулай ук илнең Европа өлешенең көньягында нормадан 4-7 градуска салкынрак булачагын әйтте. Тискәре аномалия атна буе дәвам итәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев