Логотип Идель
Яңалыклар

БУ АТНАДА БАРЫ ӨЧ ЭШ КӨНЕ!

Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә.

Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап буларак хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне — эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне — эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шулай итеп, 2020 елда биш көнлек эш атнасында 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев