Логотип Идель
Яңалыклар

БУ АТНАДА БЕРЕНЧЕ КАР ЯВАЧАК!

Киләсе ялларда Татарстанда һава торышы начарланачак.

Киләсе ялларда Татарстанда һава торышы начарланачак. Циклоннар республика территориясенә салкыннар алып киләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Атмосфера фронтлары узганда яңгыр, кайбер районнарда карлы яңгыр, температураның сизелерлек төшүе көтелә», — диде синоптиклар. Шулай ук атмосфера басымының кисәк төшеп-менеп уйнавы турында да кисәттеләр.

Бүген, 16 октябрьдә, Татарстанда әбиләр чуагы дәвам итәчәк. Төнлә һава температурасы 5-10, ә көндез 12-17 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явып үтәчәк, көндез җилнең көчәюе көтелә.

Ә шимбәгә каршы төндә, атмосфера фронтлары узганда яңгыр явачак, республиканың төньягында карлы яңгырлар көтелә. Көндез дә бераз яңгыр явуы фаразлана. Төнлә һава температурасы 2-7, көндез 5-10 градус җылы булачак.

Якшәмбе, 18 октябрьдә иртән һәм көндез кабат яңгырлар явачак, иртән кайбер районнарда карлы яңгыр булачак. Көньяк җиле урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -4 градуска кадәр кырау төшәчәк, температура +1 градустан да югары күтәрелмәячәк. Көндез 7-12 градус җылы булачак.

Метеорологлар фаразларына караганда, дүшәмбе, 19 октябрьдә төнлә урыны белән яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы 7-12 градус җылы булачак. Сишәмбе, 20 октябрьдә салкын һәм коры һава торышы урнашыр дип фаразлана. Көндез 4-8 градус җылы булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев