Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    БУ АТНАДА БЕЗНЕ НИНДИ ҺАВА ТОРЫШЫ КӨТӘ?

    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу атнага һава торышын хәбәр итте.

    Фаразлар буенча, бу атнада республикада эссе һәм явым-төшемле һава торышы көтелә.

    Бүген кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм секундына 20 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Төнлә +13…+8, көндез +31 градус була.

    Чәршәмбе көнне температура фоны саклана. Шулай ук көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы, урыны белән боз явуы ихтимал.

    Пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез Татарстан атмосфера фронты йогынтысында була. Һава торышы шартлары шул килеш саклана. Синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен, көчле җил һәм боз вәгъдә итә.

    Антициклонның алгы өлеше йогынтысында һәм атмосфера басымы күтәрелү аркасында көндез республиканың көнчыгыш районнарында яңгыр явачак. Һава агымы төньяк-көнбатышка күчү сәбәпле, температура төшә — термометр баганалары +25 градустан да югары күтәрелмәячәк.

    18 июньдә антициклон йогынтысында алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы көтелә. Көндез 24 градус җылы булачак.

    Ял көннәре бераз яңгыр явуы, һава температурасының +28 градус булуы фаразлана.

    Реклама

                                                                                                                                                                                     Илүзә Ибәтуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы