Логотип Идель
Яңалыклар

"Бу нәрсә, йә? Татар теленә пародия" (ТНВдагы бер тапшыру турында)

Бу нәрсә, йә? Бернинди дә мәгънәсе булмаган, эчтәлексез, рифмага яраклаштыру өчен генә язылган урам такмаклары. 8 яшьлек оныгым: «Дәү әти, бу нинди тарабаращина соң? Жирафлар пирожный, моржлар морожный, попугайлар помидор ашыймыни?» – ди.

Гадәт буенча, телевизорны кабызып җибәрдем. Сәгать кичке алты. ТНВ телеканалыннан «Татарча өйрәнәбез. Переведи на татарский» дигән тапшыру башланды. Алып баручысы Илсур Нафиков (әйе, әйе, Нәфыйков түгел, Нафиков, һәрхәлдә, ул үзе шулай таныштырды).

«Йә, нәрсә бу? Ярты сәгатьлек тапшыруның 25 минуты русча сөйләүгә сарыф ителә. «Эт чаба дип, бет чаба», – дигәндәй, бу күз буяу – югарыга исәп-хисап бирү өчен генә эшләнә, ахры. Тапшыру бармы? Бар, Ә эчтәлеге? Телне яклап бөтен Татарстан шаулаганда, социаль челтәрләр «шартлаганда» бу тапшыру татар теленә пародия буларак кабул ителә. Кемне шулай татарча сөйләшергә өйрәтәбез? Анда бирелгән биремнәр, сүзләр күбесе йөз ел элек кулланылышта булган, хәзерге вакытта беркем кулланмый да, беркемгә кирәкми дә торганнар. Алар хәзерге яшьләргә кирәкми. Алар түгел, без аңламыйбыз ул сүзләрне. Алар мәңге дә кулланышка кермәячәк. Бу тапшыруда катнашкан бер егет белән бер кыз (исемнәрен күрсәтмим, гайбәт булмасын) егермеләп сүзнең 17сен белмәделәр, мин 15ен белмәдем. Суга төшкән тавык кебек, башларын иеп басып торган бу яшьләрне жәлләп, кызганып утырдым, Тапшыру БДИ форматында алып барыла, монда татарча өйрәнү турында нинди сүз булырга мөмкин, бигрәк тә урыс телле балаларга? Әфәнделәр! Ясагыз инде күркәм тапшырулар! Кара-каршы диалог ысулларын кулланып, матур әдәбият телендә, хәзерге вакытта кулланышта йөргән сүзләр кертеп. Алып баручы нигә урысча гына сөйләшә? Тапшыруның исеме җисеменә туры килми. Бу минем генә фикер түгел, күп танышларым да шул фикердә. Инде ярар, аны карамаска да була, сүндердең, куйдың шул «шайтан тартмасы»н.

Ә менә дәреслекләр белән нишләргә?   Минем бер оныгым 2нче класста укый. Татар теленнән дәреслеге «Татар теле һәм уку китабы» дип атала (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Авторлары И.А. Литвинов, Э.Р. Садыйков, А.И. Гарипова. Менә анда шундый биремнәр бирелгән: укы һәм тәрҗемә ит!  

Минем адрес:   Город Алма-Ата,

 Улица Чабата,  

Дом номер шестой,  

Квартира пустой.  

Жираф ашый пирожный,  

Морж ашый морожный,

Барбос ашый ирис,  

Акбай ашый акмай,  

Пони белән попугай  

Помидор ашый бугай.  

(Бу шигырь кыскартып бирелде).  

Бу нәрсә, йә? Бернинди дә мәгънәсе булмаган, эчтәлексез, рифмага яраклаштыру өчен генә язылган урам такмаклары. 8 яшьлек оныгым: «Дәү әти, бу нинди тарабаращина соң? Жирафлар пирожный, моржлар морожный, попугайлар помидор ашыймыни?» – ди. Димәк, ул такмакларның эчтәлегенә игътибар иткән.   Шушы дәреслектә ике битнең берсендә авырулар, дарулар турында сүз бара. Ике бала арасында диалог: (кыскача гына ничек бар, шулай язам), укы һәм тәрҗемә ит!   Дустым җәй көне авырды. Алар авырдылар. Представь себе что ты болен. Авырыйсыңмы? Дару эчәсеңме? Энем авырый, сөт тә эчми, дару гына эчә. Дәү әнисе авырый.   Әйтерсең бөтен дөнья авырый да дару гына куллана. Нинди тискәре энергия, негатив бәрелеп тора бу җөмләләрдән. Ә бала аңында нәрсә кала? Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен, бала аңларлык матур сүзләрне куллансаң, диалогларны төрлеләндерсәң, кулайрак булмасмы икән? Бу нинди методика кагыйдәләренә нигезләнеп төзелгән дәреслекләр икән? «Таяну ноктасы»ның бер чыгарылышында педагогика өлкәсендә бер «дәрәҗәле» белгеч, галим дип әйтсәк тә була, үзенең фикерен кат-кат кабатлап, башкаларны ышандырырга тырышты: «Мәктәпләрдә ничек укыту методикасын сез, ди, шул исәптән общественность (шулай диде, җәмәгать димәде) та тикшерергә тиеш түгелсез, ул галимнәр эше», – ди. Галимнәр шулай «яхшы» эшләгәнгә шушы көнгә калдык та инде. Шовинистик кара көчләргә үзләренең әшәке гамәлләрен башлап җибәрергә бик тә кулай булды бу татар телен укыту буенча методика. Татар теленә карата нәфрәт тудырдык. Ике милләт арасында нинди киеренкелек туды. Ә бит бу методиканың бик үк камил булмавын, укыту сәгатьләренең артыграк булуын искәртеп, татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, бигрәк тә ата-аналар күптән чаң сугып килделәр. Бар бит аерым мәктәпләрдә аерым укытучылар – тьюторлар. Аларның дәресләренә рус, татар балалары бик теләп йөри. Ата-аналар тарафыннан бернинди дәгъвалар ишетелми. Шул алдынгы тәҗрибәләрне бөтен республикага таратсак, яхшы булмас идеме? Фетнә чыгарасыз бит, мәктәп җыелышларында, ата-аналар бугазга-бугаз килә башладылар, ахыры гына хәерле булсын. Югары трибунадан торып, түрәсе, депутаты, галиме дә: «Шулай эшләргә кирәк», – диләр. Кем эшләргә тиеш соң аны? Эшләгез! Без бит сезгә сыер саварга да, тирес түгәргә дә кушмыйбыз. Бу сезнең ипиегез. Ә ипине эшләп ашарга кирәк. Гомерлек депутат, халык шагыйре Разил Вәлиев: «Әнә Астанада Сөембикә-ханбикәнең 500 еллыгына затлы китап чыгарганнар, бер урамнарына аның исемен кушканнар. Ул бит югыйсә безнең ханбикә. Ә без монда нишләдек?» – ди. Менә нәкъ бу сорауны сезгә без – Татарстан халкы бирергә тиеш тә инде. Эшләмәдегез! Республика җитәкчелегенең, депутатлар корпусының, галимнәрнең соңгы 25 елдагы эшчәнлекләренә хронология үткәреп, нәтиҗәләренә күз салсак та, ах итәсең. Позиция артыннан позиция калдырылган. Федерализмнан «ф» хәрефе дә калмаган. Без бит толерантлы халык. «Бөек» урыс халкы нәрсә әйтер бит. Мәскәүлеләр килеп, якаңнан алсалар, ни эшләрсең? Толерант сүзен Татарстаннан башка беркайда да кулланмыйлар. Ул мескенлекне, үзеңнең фикерең булмаган мәхлуклыкны аңлата. Ә безнең түрәләр ике сүзнең берсендә шул атаманы кулланып, халыкның аңын томалый. Кайбер журналистлар катнаш никахларның өстенлеген ассызыклап, пропаганда алып бара.   Без бернинди милләт вәкилләренә дә каршы түгел. Без илдә фетнә чыгаруга каршы. Мин бу татар телен мәҗбүри укытуга каршы күтәрелгән давылның нәрсә белән бетүен дә чамалыйм. Монда ике вариант. Татар телен мәҗбүри укытуны калдырып, укыту сәгатьләрен бик нык киметәчәкләр. Сынау бирүләрне бөтенләй алып атачаклар. Билгеләр аттестатта күренмәячәк. Икенчесе: кайбер мәктәпләрдә татар телен факультатив рәвешендә генә укытачаклар. Әлбәттә инде, ата-аналарның «үтенеп соравы» буенча. Бу – бүре дә тук, сарык та исән, дигән принцип белән эшләнәчәк. Ә сарык – сарык инде ул, аңарга нәрсәгә ана теле?   «Безнең гәҗит»тә (25 октябрь 2017 ел) халык шагыйре Роберт Миңнуллинның мәгариф һәм фән министры Фәттаховка «Бөтен өмет сездә» дигән ачык хаты басылган иде. Килеп туган проблеманы Фәттахов кына хәл итә алмаячагы көн кебек ачык югыйсә. Нәрсә, хәзер «крайний» булып министр калдымы инде? Карагруһ-шовинистлар ташкынына каршы калкан итеп министр белән мәктәп директорлары куелдымы? Билгеле, аларның гаепләре бар. Ә менә җитәкчелек, эреле-ваклы түрәләр, депутатлар, тел белгечләре, галимнәр кайда булганнар? Чынбарлыкның, республикада булган гаделсезлекнең йөзләренә карарга куркып, «һавада очып» йөриләр. Халык шагыйренә соравым да бар. Дәүләт Советында рәис урынбасары булып утырганда нигә мәгариф өлкәсендәге җитешсезлекләрне күрмәдегез? Бу проблема бүген генә калкып чыккан нәрсә түгел бит. «Безнең эш кануннарын кабул итү, үтәлешен прокуратура тикшерсен», – дигән принцип белән эш йөрттегез. Килеп җиттек, үзебезнең туган илебездә, туган телебезне мәҗбүри укытуны җинаятькә тиңли башладылар. Ә нигә инглиз телен мәҗбүри укытасыз? Ул урысның да, татарның да ана теле түгел бит, һәм дәүләт теле дә түгел. Сталинны сүгәсез, ул, тиран булса да, бу хәтле үк түбәнлеккә төшмәгән иде.   Конгрессның Милли Шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиевның: «Татарчаны мәҗбүри укытып дөрес эшләгәнбезме, юкмы икәнен прокуратура тикшерүләре узгач кына әйтә алабыз», – дигән сүзләрен ишеткәч, хушыма килә алмый утырдым, кан басымым күтәрелеп китте. Менә безнең белән кемнәр идарә итә. РФ, Татарстан Конституцияләрен хөрмәт итмәгән, дөресрәге, аларның эчтәлеген белмәгән «курчаклар». Ә бит утырган кәнәфиләре бик саллы. Бер үк вакытта ике урындыкка утырып эшләве җиңел түгелдер инде анысы, халык өчен нинди генә «корбаннарга» бармыйсың. Ләкин үз-үзеңне саклау инстинкты булган горурлыкны да җиңә икән. «Своя рубашка ближе к телу», – ди бит «бөек» урыс халкы.   Прокуратураның эше беткән, миллиардлаган акча урлаган, коррупциягә баткан түрәләрне тикшерәсе урынга, мәктәпләрдә җинаятьчеләр эзли башладылар. Элегрәк сайлаулар алдыннан мондый шау-шулы гамәлләрне, бәя артуларны йөгәнләп, бастырып торалар иде. Ә хәзер курыкмыйлар. Алар белә чөнки, сарык көтүенә бер көтүче җиткәнен. Ул чыбыркысын кая таба шартлатса, көтү шунда чабачак. Нәрсә алар белән вакыт үткәреп ятарга. Әйттең, бетте! Син прав, чөнки синдә «больше прав». Аларга бер тел – «чыбыркы теле» җитә.   Бер профсоюз конференциясендә ниндидер мәсьәлә хәл итәбез. Кул күтәреп, тавыш бирү сорала. Шунда генераль директор: «Сез кул күтәрә торыгыз, мин аны хәл иттем инде», – дип куйды. Путинның Йошкар-Олада уйлапмы, уйламыйча гынамы әйткән сүзе нәрсә китереп чыгарды. Милли республикаларда халык оясын туздырган кырмыскалар кебек тузып чыкты. Нәрсә өчен бу шулай эшләнде? Путин уйлап әйткән булса да, уйламыйча гына әйтсә дә, моның икесе дә бик начар бит. Шушы юлларны язып куйдым да уйга баттым. Нигә татар теленә масштаблы һөҗүм оештырылды? Аның начарлыгы кемгә тиде? Мин менә татар мәктәбендә белем алдым. Минем абый-апаларым, эне-сеңелләрем дә шунда укыдылар. Буа районының Кильдураз мәктәбендә Буа, Апас районнарының егермеләп авылыннан килеп укыдылар. Шуларның берсе дә югалып калмады. Югары категорияле хирурглар, табиблар, укытучылар, төзүче инженерлар, механиклар, фәнни хезмәткәрләр, социалистик хезмәт геройлары, югары дәрәҗәләргә ирешкән хәрбиләрне бирде бу мәктәп. Мәсәлән, минем Альберт абыем татар телендә белем алып, башта хәрби училище, аннары академия тәмамлап, ПВО гаскәрләрендә бригада штабы начальнигы, соңыннан югары хәрби академиянең начальнигы урынбасары булды. Татар һәм урыс телләрен камил белә, язуларын күргәзмәгә куярлык. «Настоящий» полковник! Икенче абыем Рәшит югары белемле төзүче инженер. Зур трестларда ПТО җитәкчесе, баш инженер вазыйфаларын башкарды. Сахалинда, Ноглики шәһәрләрендә мэр урынбасары булып эшләде. Энекәш белән сеңелкәш тә, махсус урта белем алып, тормышта үз урыннарын таптылар. Үзем дә төшеп калмадым, армиядән соң техникум тәмамлап, читтән торып югары белем алдым. «Буа-газ» идарәсенә караган алты районның авария-газ хезмәте җитәкчесе, берүк вакытта профсоюз рәисе вазыйфасын да алып бардым. Мин бик күп укыдым. Татар, рус классикларын, гәҗит-журналлар кулдан төшмәде. Армия хезмәтендә чакта урыс егетләренең сөйгән кызларына язган хатларындагы хаталарын төзәтеп бирүем, аларның бу хатларны кире күчереп язулары хәтердә калган. Мин бит татарча укыган татар малае…   Туганнан туган апаның ире Әнвәр җизни ПВО гаскәрләрендә бригада командиры дәрәҗәсенә иреште. СССР таркала башлагач, Эстониядә үзе төзеткән базаларны, корылмаларны калдырып чыкканда, утырып, күз яше белән елады, дип сөйли иде Роза апа. Шундый стресслар кичереп, йөрәгенә инфаркт булып, 53 яшендә арабыздан китеп барды. Пәһлеван, чын полковник, коеп куйган командир иде мәрхүм. Урыны җәннәттә булсын. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде, ләкин барысын да бер мәкаләгә сыйдырып булмас шул.   Мәктәпне тәмамлап, югары белем алмаучылар да төшеп калмады. Махсус урта белемнәр алып, бухгалтерлар, икътисадчылар, механиклар, агрономнар, мактаулы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, токарьлар, механизаторлар булдылар. Теләсә кая барып, теләсә кем белән ике телдә аралаштылар.   «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – дигән гыйбарәне искә төшерик. 25 ел буе трибуналардан буш сүз сөйләп, мәгариф һәм медицина өлкәләрендә буш «орлыклар», «кибәк чәчеп» яттык. Тишелеп чыккан «уңыш»ның нәтиҗәләре күренә башлады. «Чебешне көзгә саныйлар», – диләр дә бит, ә безнең санарлык «чебешләребез» юк икән ләбаса. 11 класс бетереп, гариза да яза белмәгән, кыска гына иншада да 15-20 хата җибәрүче, «кая» белән «кайда» ны куллана белмәгән балалар үстердек. Табиблар «ялгышы» белән гарип туган балалар саны меңнәр белән исәпләнә башлады. Аларны, гомумән, каты авыручыларны дәваларга бездә мөмкинлекләр юк. Аптыраган ата-ана, дәүләттән ярдәм күрмәгәч, халыкка мөрәҗәгать итә. Атаклы галимебез Мәрҗәни: «Безнең мохиттә динебезне саклап калу өчен өч шарт булырга тиеш», – дип язып калдырган булган. Тел, милли кием һәм гореф-гадәтләр. Милли киемне салдырып бетерәләр инде, гореф-гадәтләрне юкка чыгарырга төрле ысуллар кулланыла, катнаш никахлар һәм, иң куркынычы, кайдадыр белем алып кайткан имам-муллалар ярдәме белән. «Яровая законы» үзе ни тора! Инде телебезне кискәли башладылар. Тел бетсә, дин бетсә, без кем булабыз инде? Дөрес, мәхлуклар, тән, гәүдә асраучы, ләкин җансыз шәүләләр. Әй Раббым, безне шул көнгә калдырма, татар булып, мөселман булып бу фани дөньяда яшәргә, ахирәткә дә иманлы булып күчәргә насыйп ит!  

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,  

Казан шәһәре, Безнең гәҗит 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X