Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Бу ялларга һава торышын бел

    Бу ялларда Татарстанга суыклар киләчәк. 9 ноябрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, температура иртән  - 3, көндез 0 градус булачак. 10 ноябрь - якшәмбе, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә һәм көндез +1 градустан минус 1 градуска кадәр тирбәләчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. 

    Республиканың башка районнарында көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүчән талгын җил, төнлә урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук төнлә һәм көндез һава температурасы +3тән минус 2 градуска кадәр түбәнәячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет