Логотип Идель
Яңалыклар

БУАДА МИШӘРЛӘР, КАЗАНДА НӘЗӘКАТЬЛЕ ТАМАШАЧЫ

Буа дәүләт драма театрының Казанга гастрольләре көтелә. 12-20 октябрьдә Буа артистлары Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга җыена.

Буа дәүләт драма театрының  Казанга гастрольләре  көтелә. 12-20 октябрьдә Буа артистлары Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга җыена.

Халыкчан булулары белән дан казанган коллектив  12 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт һәм комедия театрында  М.Әмирнең “Тормыш җыры” пьесасы буенча куелган “Фатыйма” спектаклен тәкъдим итәчәк. Аны режиссер Тимур Кулов сәхнәләштергән. Бөек Ватан сугышы михнәтләрен чагылдырган әсәр татар тамашачысына шактый таныш.

Татар укучысы арасында популярлык казанган Зифа Кадырова иҗаты буалыларны да читләтеп узмады. “Бәхеткә юл кайдан” әсәре исә шулай ук гастроль прпограммасына кергән. Гаилә кыйммәтләре хакында бәян итүче повестька драматург Хәбир Ибраһим инсценировка язган. Спектакль 13 октябрьдә Г.Тукай исемендәге филармония сәхнәсендә күрсәтелә. Ә 14 октябрьдә шушы ук сәхнәдә Буадан килгән кунакларның юбилей бәйрәме оештырыла. “Самовар тирәсендә” татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясаячак. Юмор, җыр-моңга корылган кичәдә Татарстанның халык артисты Раил Садриевың иҗатташ дусларын бер сәхнәгә туплаган.

 “Бәхеткә юл кайдан?” спектакле 15 е “Юность” мәдәният йортында, 16 октябрьдә Лаеш районы Габишево авылы мәдәният йортында, 18 е Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы сәхнәсендә уйналачак.

Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриев хәбәр иткәнчә, Зифа Кадырова китабын кулына алып укыганнар, спектакль белән дә кызыксына. “Спектакль повестьтән дә шәбрәк килеп чыкты. Буа, Яр Чаллы тамашачылары аны бик җылы кабул итте”, - ди.

Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Камартдинова Казанга зур дулкынлану белән килүен әйтә. “Безнең Буада мишәрләр, турысын әйтеп сөйлиләр, ә менә Казанда нәзәкатьлерәк тамашачы. Шуңа күрә дә дулкынлану хисләре дә юк түгел. Ничек кабул ителербез, дигән сораулар да бар”, ди артист.

19 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында И.С.Тургеневның “Муму” хикәясе буенча куелган “Барыня”ны күрә алачакбыз. Аның сәхнәгә куючы режиссеры Тимур Кулов. Шу лук театрда 20 се И.Вырыпаев пьесасы буенча куелган “Иран конференциясе» спекиакль-манифесте, режиссеры Егор Чернышов. Шактый кызыклы проектта яшәеш мәгънәсен барлауга омтылышлар ясалачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев