Логотип Идель
Яңалыклар

БУАНЫҢ ЯШЬ ФЕРМЕРЫ 3 МИЛЛИОН СУМ ГРАНТ ОТКАН

Буа районының Иске Суыксу авылында яшәүче Ирек Хәсәнов атлар үрчетергә уйлый. Быел яшь фермер 3 млн сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын отты. Ул грантның бер өлешен — ферма төзүгә, икенчесен атлар сатып алуга тотачак.

Буа районының Иске Суыксу авылында яшәүче Ирек Хәсәнов атлар үрчетергә уйлый. Быел яшь фермер 3 млн сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын отты. Ул грантның бер өлешен — ферма төзүгә, икенчесен атлар сатып алуга тотачак. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фермер беренче атларны бу елның ноябрь башында бинага кертүне планлаштыра. Үз пай җирләрендә ул ферма төзүгә керешә. Бу металл конструкция булачак, каркасы әзер инде. Аны тышлаганчы, территорияне коймалап алачаклар, карта ясыйлар, бирегә печән тутырганнар. Терлек азыгын Ирек әлегә 50 гектарда мәйданда үстерә, киләчәктә 75 гектарга кадәр җиткерәчәк.

Үстерелгән уңышны җыеп алу өчен трактор, тагылма инвентарь бар, киләчәктә техника паркын тулыландырырга уйлый. Фермерлыкта беренче адымнарын 2018 елда гына ясаса да, аның атлар карау буенча зур тәҗрибәсе бар: аларны әтисе белән бергә 25 ел элек үрчетә башлаган булган инде ул. Бүген Ирек Хәсәнов хуҗалыгында алты ат бар.

"Хәзер атларга өстенлек бирелә башлады. Казылык та эшлибез, бик теләп алалар. Ихтыяҗ арткач, атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнергә уйладым. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган мондый ярдәм дә эшне тизләтә", — ди Ирек.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты шартлары буенча, фермер 350 мең сум күләмендә үз акчаларын кертергә, биш ел эчендә атлар санын 80гә җиткерергә, ике эш урыны булдырырга тиеш. Ирек Хәсәнов моның белән генә тукталып калырга җыенмый. Беренче чиратта, ул җитештерүне киңәйтүне һәм ит продукциясе цехын ачуны планлаштыра. Аның тагын бер хыялы — атларны ит өчен генә үрчетү түгел, ә аларны кешеләргә якынайту, актив ял өчен дә үрчетү. Ат өстендә йөрергә теләүчеләр күп булыр дип ышана ул.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, Быел «Эш башлаучы фермер» грантын тагын өч Буа фермеры отты. Күл Черкене авылыннан Илнур Гыйбадуллин 104 гектарда бөртекле культуралар үстерергә уйлый, Илдар Гыймалов — Исәктә еллык әйләнеше 10 мең бройлер булган кош фермасы төзүне, Рамил Абделманов Түбән Наратбашта 50 башка исәпләнгән сыер абзары төзүне планлаштыралар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев