Логотип Идель
Яңалыклар

Бүген явым-төшем көтеләме?

Республика территориясендә ял көннәрендә һава торышы шартлары үзгәрде.

Бүген Республика территориясенең зур өлешендә явым-төшем көтелми, төнлә урыны белән көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда гына атмосфера фронты якын булу сәбәпле бераз , җепшек кар явачак. Һава температурасы төнлә -2..-7 градус, көндез 0..+4 градус була.

Чәршәмбе, 19 мартта, антициклон тәэсирендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Температура төнлә -3..-8 градуска кадәр түбәнәя, көндез -1..+2 градус көтелә.

Пәнҗешәмбе, 20 мартта, төнлә явым-төшем булу ихтималы аз. Температура -4..-9 градус тәшкил итә. Көндез төньяк циклонның атмосфера фронты узганда урыны белән бераз кар, җепшек кар яву ихтимал. Һава температурасы 0..+4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы нигезендә, атна азагында югары басым кыры йогынтысында шулай ук сизелерлек явым-төшем булмый. Температура төнлә 0..-5 градус була, көндез һава +1..+6 градуска кадәр җылына.

Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев