Логотип Идель
Яңалыклар

Бүген Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы була

31 май көнне 18:30 сәгатьтә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак.

 

Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Легендар татар җырчысы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары:

«Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
«Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – ТР халык артисты Сәлахов Фердинанд Абдулла улы;
«Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы һәм ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы.

Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, шулай ук Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Зөлфирә Шәйдуллина һәм Илһам Шакиров исемендәге II Республика премиясе лауреатларының чыгышлары көтелә.

Илһам Шакировның иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу өчен 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 - 2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.

Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.

Илһам Шакиров исемендәге Беренче республика премияләрен тапшыру 2021 елның 15 февралендә – Илһам Шакировның туган көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. 2020 елда Илһам Шакиров исемендәге премия Резеда Галимова, Филүс Каһировка, халыкчан тавыш иясе Флер Шакировка тапшырылды.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев