Логотип Идель
Яңалыклар

Булачак журналистлар игътибарына!

Конкурс 2020 елның 13 маена кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк. Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган “Алтын каләм” республика фестиваленең финалында катнашу хокукы бирелә.

Яшь журналистларның “Каурый каләм” IV Бөтенроссия конкурсы 2020 елның 1 февраленнән старт ала. Аны Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе оештыра. Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.

Казан федераль университеты һәм Татарстан Журналистлар берлеге тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллыйлар. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә.

Конкурс 2020 елның 13 маена кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк.
Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган “Алтын каләм” республика фестиваленең финалында катнашу хокукы бирелә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат:
https://kpfu.ru/media-sociology/struktura/otdelenie-zhurnalistiki/kafedra-tatarskoj-zhurnalistiki

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: журналистлар бәйгесе, Каурый каләм бәйге, каурый каләм, КФУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев