-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен пособиеләргә 70 млрд сум чамасы юнәлтелгән 21 июньгә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 3,5 миллион балага билгеләнгән, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.
-
Татарстанда яшь укытучыларга бирелә торган грантны кире кайтармакчылар Яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Булат Бәйрәмовның кызы Кырымдагы агуланган балалар арасында булган
Кырымның Евпатория шәһәре янындагы Заозёрное бистәсендә урнашкан “Лучистый” лагерында ял итүче Татарстан балаларының агулануы хакында узган атнада билгеле булды. Барлыгы 54 кеше, балалардан тыш әйдаманнар да зыян күргән. Аларны норовирус аяктан еккан булып чыкты. Вирус исә ашханә эшчеләреннән күчкән. Сабыйлар, Кырымда дәваланганнан соң, ялларда чартер рейс белән Казанга кайтарылдылар. Алар арасында “йолдызлы” гаилә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваларның кызлары Зифа да булган. Бу турыда Ләйсән социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә язган: “15 июльдә дәваханәгә эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин... аларны хәзер дәваханәдән чыгармыйлар. Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә. Бүген тагын бер яңалык килеп иреште, аларны “Лучистый” лагере җитәкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янәсе, бу балалар, сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул уңайдан, 21 июльдә махсус рейс белән балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән. Без, ата-аналар уйлавынча, балаларны лагерьга кертмәү алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмаганнар? Ә хәзер, балалар терелгәч, нигә лагерьга кабул итмиләр? Алар көн дә елап әти-әниләренә шалтырата, “без терелдек”, “без сәламәт”, “яңадан лагерьга барасыбыз килә” диләр... Министр хәтле министр балалар янына барып, бу хәлгә ачыклык кертә алмагач, кемнән ярдәм көтәргә? Ә безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәсе, диңгездә коенасылары килә...”.
Фото: Булат Бәйрамов инстаграмыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз