-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Булат Мусин Мәскәүгә барырмы?

16 июньдә Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Сабан туе Домодедоводагы Татар милли-мәдәни автономиясе, Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Россия Федерациясенең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле, Мәскәү өлкәсе хөкүмәте һәм Домодедово шәһәре администрациясе тарафыннан оештырыла.
Бәйрәм кунакларын татар халкының милли уеннары һәм йолаларыннан торган күңел ачу программасы көтә. Шулай ук милли көрәш турниры, билбау көрәше, Мәскәү һәм Татарстан сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән зур концерт, татар милли ризыклары белән сату итүче ярминкә булачак.
“Чыршылар” паркында Татарстанның Яңа Чишмә районыннан килгән кунаклар кое, келәт, мал-туар һәм кош-корт асрый торган утар кебек татар гаиләсенең көнкүрешен чагылдырган “татар ихатасы” булдырачак. Монда татар халкының милли ризыкларыннан табын әзерләнәчәк һәм Татарстаннан килгән артистларның чыгышы булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184298/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз