Логотип Идель
Яңалыклар

БУРАН ДУЛЫЙ, БУРАН ТЫНМЫЙ... ӘЛЕ ТАГЫН БЕР АТНА

Якын көннәрдә Татарстанда кар, буран һәм уртача тизлектә исүче җил көтелә.

Якын көннәрдә Татарстанда кар, буран һәм уртача тизлектә исүче җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә, 25 һәм 26 ноябрьдә, Татарстанда һава торышына төньяк циклон йогынты ясаячак. Шуңа күрә республика территориясендә кар көтелә, урыны белән буран булырга мөмкин.

«26 ноябрьдә көндез төньяк-көнчыгышка күчүчән көньяктан исүче уртача тизлектәге җил көтелә», — диелә башлангыч фаразда.

Температураның кискен тирбәлешләре көтелми. Төнге сәгатьләрдә 2-9 градус салкын булачак. 25 ноябрьдә көндез термометр баганалары -3 градустан, ә 26 ноябрьдә -6 градустан түбәнрәк төшмәячәк. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Синоптиклар фаразлары буенча, карлы һәм буранлы һава торыша атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Температура шулай ук төнлә — 5-10, көндез -1дән алып -6 градуска кадәр салкын булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев