Логотип Идель
Яңалыклар

БӘЯЛӘР АРТА: ХАЛЫККА ӨСТӘМӘ ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ҖЫЕНАЛАР

РФ Президенты Владимир Путин VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда шундый йөкләмә бирде,

Россия Хөкүмәте бәяләр үсүе шартларында ил халкына социаль ярдәм чаралары булдырачак.  Алар бер ай эчендә өстәмә тәкъдимнәр эшләргә тиеш.РФ Президенты Владимир Путин VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2021 елга инфляция буенча фаразны 5,8 проценттан 7,4 процентка кадәр үзгәрткән иде.

«Без дәүләт ярдәме кирәк булган кешеләргә һәрвакыт игътибар белән карыйбыз. Быел без пенсионерларга һәм мәктәп балалары үсә торган гаиләләргә түләүләр башкардык. Югары инфляция шартларында бу бик кирәк», - диде дәүләт башлыгы.

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев