Логотип Идель
Яңалыклар

Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк?

Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли

Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли, дип яза РИА-Новости.

Күпчелек ата-аналар быел мәктәп формасы сатып алуга 5 мең сумнан артык тотарга, 33% ата-ана 5 мең сумнан кимрәк чыгымланырга ниятли. Аяк киемен уртача 2-5 мең сумга (53%) сатып алырга җыеналар.

Моннан тыш, ата-аналарның яртысыннан артыгы балаларга кирәкле техника (смартфоннар, планшетлар) сатып алырга планлаштыралар. 5-10 мең сум — 8%, 10-20 мең сум — 20%, 20-30 мең сум — 12%, 30дан 40 мең сум — 4%, 40 мең сумнан артык — 9%, калганнары мондый чыгымнарны планлаштырмый.

Мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга ата-аналар 1 мең сумга кадәр (19%), 1меңнән 2 мең сумга кадәр (42%), 2 меңнән 3 мең сумга кадәр (19%) һәм 3 мең сумнан артык (20%) акча тотачак... Шулай ук укучыларга биштәр кирәк, аны сатып алу өчен сораштырылучыларның 28% 1 меңнән 2 мең сумга кадәр акча тотарга планлаштыралар, 2-5 мең сумга — 49% чыгымланырга әзер, 5 мең сумнан артык — 2% тотарга ниятли,  21% быел биштәр сатып алмый.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев