Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • “КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
      160
      0
      0
    • БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
      214
      0
      0
    • СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
      181
      0
      0
    • ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
      204
      0
      0

    Быел «Изге Болгар җыены» 15 июньдә була

    15 июньдә Спас районының Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган һәм 1989 елдан бирле ел саен уздырыла торган «Изге Болгар җыены» була. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Тантаналы чара Болгарда 1989 елдан башлап үткәрелә. Ул 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы тантанасы буларак уздырыла.

    Фестивальгә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күп санлы дин тотучылар килә. Быел ул Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә узачак. Анда Татарстан җитәкчелеге, Диния нәзарәтләре вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре катнашачак.

    Реклама

    Фестивальдә республиканың иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт булачак, традицион татар музыкасы – мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар яңгыраячак.

    Шулай ук бу көнне Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган «Бөтенроссия Коръән укулары» балалар - яшьләр конкурсының финалы да узачак.

    Моннан тыш, «Осталар шәһәре» оештырылачак. Анда борынгы һөнәрләрдән уктан һәм арбалеттан ату, сөңге ату аттракционнары булачак. Шулай ук гарәп каллиграфиясен һәм урта гасырларда язу карасы җитештерү тәртипләрен өйрәнү дәресләре була. Шулай ук традиция буенча халык кәсепчеләре сәнгать осталары ярминкәсе эшләячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ