Логотип Идель
Яңалыклар

БЫЕЛ КАЙСЫ РИЗЫК БӘЯЛӘРЕ АРТАЧАК?

Якын арада Россиядә макарон, шулай ук терлек азыгы кыйммәтләнәчәк, бу исә үз чиратында, ит һәм сөткә бәяләр артуга китерәчәк.

Якын арада Россиядә макарон, шулай ук терлек азыгы кыйммәтләнәчәк, бу исә үз чиратында, ит һәм сөткә бәяләр артуга китерәчәк. Бу хакта Азык-төлек товарлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе («Руспродсоюз») профсоюзы директоры Дмитрий Востриковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Эксперт фикеренчә, азык-төлек бодае бәяләре арту сәбәпле, макарон бәясе кыйммәтрәк булачак.

Моннан тыш, терлек азыгы культуралары — бишенче класслы бодай, арпа һәм фураж кукурузы кыйммәтләнәчәк. Аларга бәяләр арту, үз чиратында, ит һәм сөт бәяләренең артуына китерәчәк.

«Бер килограмм ит яки бер литр сөткә азык конверсиясен беркем дә бетермәде», — дип белдерде Востриков.

Шулай ук балык кибетләре челтәренә нигез салучыларның берсе яңа елга Россиядә балык һәм балык продуктларына бәяләр артачак, дип саный. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев