Логотип Идель
Яңалыклар

Быел Казанда бер миллионга якын чәчәк утыртылачак

Быел Казанда 19 мең кв. метр мәйданлы 59 урам чәчәк белән бизәләчәк. Шәһәрнең чәчәк-ландшафт бизәлешенә 55,5 млн сум бүлеп бирелгән.

Быел Казанда 19 мең кв. метр мәйданлы 59 урам чәчәк белән бизәләчәк. Шәһәрнең чәчәк-ландшафт бизәлешенә 55,5 млн сум бүлеп бирелгән. «Шәһәрне чәчәкләр белән бизәү –Татарстан башкаласының имиджын чагылдыра торган чын стандарт», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында.

Чәчәкләр Пушкин, Лобачевский, Н.Ершов, С.Хәким урамнарында, Оренбург трактында, Универсиада проспектында һәм башка урамнарда урнаштырылачак. 20 төрдәге сертификацияләнгән чәчәк үсентеләре генә кулланыла. Казанны сальвия, бегония, цинерария, петуния, табак, целлозия, канны, колеус, бархатцы, лобелия һәм башка чәчәкләр бизәячәк. Һава шартлары аркасында үсемлекләрне күпләп утырту майның икенче яртысында башланачак.

Шәһәрнең төп магистральләре буйлап 1500 ләп чәчәк кашполары эленәчәк, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов. «Әзерлек барышында 30 меңнән артык үрмә петуния үсентесе кулланыла, аларның чәчәкләре шәһәр урамнарына якты төс кертәчәк», – дип сөйләде ул. Ирек мәйданында төрле сортлы куаклар һәм роза үсентеләре, «Әкият» курчак театры янындагы Чәчәк фестивале мәйданчыгында берьеллык чәчәкләр утыртылачак.

Традиция буенча, чәчәкләр белән 24 күләмле композиция бизәләчәк, алар 66 чәчәк фигурасыннан тора, барысы да шәһәрнең төрле өлешләрендә урнашкан.

9 нчы майга чәчәк түтәлләре бәйрәм чаралары үткән төп мәйданчыкларда – Җиңү паркында, Юдино бистәсендәге Дан аллеясында, Петров исемендәге парктагы Дан скверында һәм башка урыннарда ясалды. Чәчәкләр 550 кв. м мәйданда 8 җәмәгать киңлегендә утыртылды.

Шәһәрнең чәчәк-ландшафт бизәлеше дизайны «Горводзеленхоз» тресты МУП архитекторлары тарафыннан эшләнә. Композицияне планлаштырганда белгечләр күләмнәрнең пропорциясен, линияләрнең гармониялелеген һәм үсемлекләрнең талымсызлыгын исәпкә алалар. Казан Мэры «Горводзеленхоз» үз теплицаларында үсентеләр үстерә, бу исә шәһәр ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады.

И.Метшин соңгы елларда урамнарны чәчәкләр белән бизәргә бизнес – җәмәгать туклануы һәм кунакчыллык йортлары вәкилләре актив ярдәм итүенә игътибар итте. «Без катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә бүләкләр тапшырачакбыз», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев