Логотип Идель
Яңалыклар

Быел Татар яшьләре көннәре ничек узачак?

Заявкалар кабул итү августның унысына кадәр дәвам итәчәк Заявка калдыру адресын "Идел” яшьләр үзәге сайтында табарга була.

Һәр ел август азагында Татар яшьләре көннәре үткәрелә. Чараны “Идел” яшьләр үзәге һәм Яшьләр министрлыгы оештыра. Быел әлеге чара 26-30 август көннәренә билгеләнде. Татар яшьләре көннәре лагерь форматында узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 150 делегат әлеге чараның кунагы була алачак. 

Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту.

Сменага чакырылган егет-кызларга татар телен белү шарты куелмый, ләкин аны өйрәнү теләге көчле булырга тиеш. Чөнки көндәлек рәвештә татар теле дәресләре укытылачак. Татар теленнән кала, программада тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, “түгәрәк өстәл”, диспутларда фикер алышачак, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашачак. 

Заявкалар кабул итү августның унысына кадәр дәвам итәчәк. Заявка калдыру адресын "Идел” яшьләр үзәге сайында табарга була.

Фото: pixabay.com

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев