-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
Быел "Татар җыры" булмаячак диюләре дөресме?
“Барс медиа” татар медиа группасы идарәче компаниясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Волонихин “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татар җыры” үткәреләчәк дип белдерде һәм фестиваль булмый дигән имеш-мимешләрнең дөрес булмавын әйтте. “Әлбәттә, быел да “Татар җыры” фестивале үткәреләчәк. Фестивальнең булмавы турындагы сүзләр дөрес түгел. Быел “Татар җыры”на егерме ел! Шул уңайдан фестиваль өч шәһәрдә үткәреләчәк. Ноябрь ахырында – Мәскәүдә, декабрь башында – Уфада һәм 21 декабрь Казанда булачак. Кайдан “Татар җыры” фестивале булмаячак дигән сүзләр чыгадыр, белмим”, — ди Павел Волонихин. “Татар җыры” – Казан шәһәрендә 1999 елдан бирле уза торган халыкара татар эстрада җырлары фестивале. Павел Волонихин сүзләренчә, “Татар җыры” фестивале хокукый яктан “Барс медиа” компаниясенеке. Бүгенге көнне “Барс-медиа” компаниясе белән генераль килешү нигезендә ун җырчы эшли. “Килешүләрнең төрлесе була: генераль килешү, чарада катнашу турында бер тапкыр килешү һәм төрле проектларда катнашу килешүе бар”, — ди җитәкче вазифаларын башкаручы. Павел Волонихин милләте буенча рус кешесе. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә 20 ел буе татар эстрадасы өлкәсендә эшләү сәбәпле, татарча аңлавын, әмма акценты булу сәбәпле, сөйләшмәвен генә әйтте. Павел Волонихин 2000 елдан бирле Айдар Галимовның җыр студиясендә эшләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз