Логотип Идель
Яңалыклар

БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК

Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.

Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте. Бу хакта Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясендә әйтте.

«Быел Татарстанда беренче тапкыр „Панорама“ кинофестивале узачак. Кинофестиваль 21 февральдән 12 декабрьгә кадәр барачак. Кинолар Казанның "Мир" кинотеатрында, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат, Лениногорск, Азнакай шәһәрләре кинотеатрларында күрсәтеләчәк», — диде Дамир Натфуллин.

21 февраль «ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне итеп билгеләнгән. Татарстанның Мәдәният министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар уздыру планын раслады. Планга барлыгы 170 чара кергән. Алар онлайн һәм офлайн форматта узачак.

Туган телләр айлыгы кысаларында Мәдәният министрлыгы линиясе буенча 31 чара үткәрелә.

Министр урынбасары ай дәвамында «Төрле телләрдә сөйләшәбез» дип аталган Бөтенроссия нәфис сүз осталары бәйгесе узачагын әйтте. Республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә китап күргәзмәләре дә булачак. «Татаркино» оешмасы барлык муниципаль кинозалларда тематик кинолар күрсәтәчәк.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев