БЫЕЛГЫ "КЕРӘШЕН ЧИБӘРЕ" КЕМ?
Кичә «Питрау» бәйрәмендә Сарман районы кызы «Керәшен чибәре» титулына лаек булды.
Кичә «Питрау» бәйрәмендә Сарман районы кызы «Керәшен чибәре» титулына лаек булды.
«Керәшен чибәре» бәйгесендә тугыз кыз катнашты. «Керәшен чибәре-2021» титулын Лиана Антонова яулады.
«Бәйгедә өченче тапкыр катнашам, 3нче һәм 2нче урыннарны яулаганым булды, быел беренчелек артыннан килдем», — диде җиңүче. Ул Сарман районының Ләке авылыннан.
Номинацияләр:
Онлайн Керәшен чибәре — Лиана Самойлова;
Иң яхшы җырчы — Лиана Антонова;
Иң яхшы биюче — Оксана Фёдорова;
Иң сөйкемле — Анастасия Шумитова;
Йолаларны яхшы белүче — Маргарита Петрова;
Иң җор телле — Алёна Евдокимова;
Этник костюм белгече — Ангелина Кузьмина;
Иң оста пешерүче — Аида Сахарова;
Иң оста чигүче — Марина Тараканова.
Бәйгедә өч урын бирелде. 1 урын — Алёна Евдокимова; 2 урын — Марина Тараканова; 3 урын — Оксана Фёдорова.
Кызлар бәйгедә визитка, иҗади чыгыш күрсәтте, видеода күрсәтелгән гореф-гадәтләр хакында белгәннәрен сөйләде һәм интеллектуаль турда керәшен сүзләренә аңлатма бирде.
"Питрау" бәйрәме ахырында Керәшен чибәре көрәш батырларын бүләкләү тантанасында да катнашты.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев