-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Быелгы «Манзара» тантанасы ниләр белән истә калачак (тамаша программасы)
18 гыйнвар көнне Казанның цирк бинасында елдагыча спорт-музыка тамашасы - "Манзара" узачак.
Тамашачыларны "Манзара" премиясе өчен көрәш көтә.
Көне буе диярлек спорт яратучылар манежда татарның иң көчле батырларын һәм яраткан эстрада артистларын күрә алачак.
Тамаша программасы түбәндәгечә:
13.00 - тамаша башлана
14.00-15.30 - көрәш һәм артистлар чыгышы
15.30 -16.00 - тәнәфес
16.00 - 17.30 - ярышларның финалы, иганәчеләр призына бил алышу, концерт программасы.
17.30 - финалистларны бүләкләү
18.00 - 19.00 автомобиль уйнату, җиңүчеләрне билгеләү.
19.00 - фотосессия
Моннан тыш, оештыручылар тамашачылар өчен сюрпризлар да әзерләгән. Быел, цирк аренасында Мәскәүдән килгән сумо осталары үз көчләрен күрсәтәчәк. Алары исә, үз чиратында, татар көрәшендә бил ныгыткан егетләрне дә үзләре белән көч сынашырга чакыра икән. Татар көрәшчеләренә дә үзләрен сумо көрәшендә сынап карау мөмкинлеге булачак.
Алтын билбау өчен быел Татарстанның иң танылган көрәшчеләр көч сынашачак.
Әлегә исемлек мондый:
Альберт Мамалиев
Айдар Алтынбаев
Илсур Сафин
Илнар Галимов
Илшат Идиатов
Дамир Әдиятуллин
Рәсүл Гыйззәтуллин
Ильмир Сабиров
Марат Миначев
Владимир Токсаров
Алмаз Гыйләҗев
Зөлфәт Гарифуллин
Ришат Сәгыйров
Руслан Газизуллин
Дилүс Закиров
Рөстәм Йосыпов
Илмир Ахунҗанов
Фәрхәт Фәйзуллин
Айдар Хуҗин
Муса Галләмов
Раиф Нигъмәтуллин
Сергей Сидорин
Хәмит Миңнуллин
Булат Мусин
Айнур Сыртаев
Ренас Калимуллин
Ранис Гыйләҗетдинов
Раил Нургалиев
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз