Логотип Идель
Яңалыклар

"БӘЙРӘМНЕ САНИТАР-ЭПИДЕМИОЛОГИК ВӘЗГЫЯТЬТӘ КАРШЫ АЛАБЫЗ"

Мәчетләрдә берьюлы 100дән артык кеше җыелу тыелган, шуңа күрә кардәшләребезнең күбесенә намазны дистанцияне саклаган килеш мәчет яны территориясендә укырга туры киләчәк, дип искәртә Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрне Корбан гаетен Сovid-19га каршы чараларны үтәп үткәрергә чакырды. Бу хакта мөфти бәйрәм уңаеннан татарстан мөселманнарына юллаган мөрәҗәгатендә әйтеп үтте.


dumrt.ru/ru/

«Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, Корбан гаетен зарыгып сагынучы бөтен мөхтәрәм җәмәгатьне якынлашып килүче бәйрәм белән ихластан тәбриклим!

Корбан гаете — ул барча галәмнәрне юктан бар Кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп Торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбызны һәм олуглауларыбызны мөлкәтебез аша ирештерү бәйрәме булып тора. Корбан чалып, без Раббыбызның сансыз игелекләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, Аңа тугрылыгыбызны исбат итә алабыз.

Мөхтәрәм җәмәгать! Мин кабат бөек бәйрәмне нинди санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә каршы алуыбызны искә алырга мәҗбүрмен. Пандемия бүгенге көндә безнең арада кала бирә, шуңа күрә гает Татарстанда берничә шарт белән узачак — аларны мәчеткә килгән һәркем үтәргә тиеш.

Рәхим итеп, сездән аларга бөтен җитдилек һәм җаваплылык белән якын килүегезне үтенәм: мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә тиешлекне, намаз вакытында социаль аралыкны сакларга кирәклене исегездән чыгармагыз! Кызганыч ки, мәчетләрдә әлегә берьюлы 100дән артык кеше җыелу тыелган, шуңа күрә кардәшләребезнең күбесенә намазны дистанцияне саклаган килеш мәчет яны территориясендә укырга туры киләчәк. 

Мин сезнең һәркайсыгызны шушы мөкатдәс көн, бөек бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Күңелләребезнең түрләреннән чыккан иң матур ниятләребезне, күркәм гамәлләребез, изге догаларыбызны һәм чалган корбаннарыбызны Рабыббыз кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын һәм һәр йортка шатлык, куанычлар, иминлек һәм Аллаһының рәхмәтен алып килсен!», диелгән Татарстан мөфтие мөрәҗәгатендә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев