Логотип Идель
Яңалыклар

ЧАЛЛЫ ЯШЬЛӘРЕ «НУР»ЛЫ БУЛДЫ

Чаллыда реконструкциядән соң «Нур» яшьләр үзәге ачылды.

Чаллыда реконструкциядән соң «Нур» яшьләр үзәге ачылды.

Кунаклар өчен күңел ачу программасы, фотокүргәзмә, кибертурнир һәм DJ BubbleGum  белән музыка әзерләнгән иде. Чарада кием кастомайзингы һәм интерьер өчен картиналар ясау буенча мастер-класслар сериясе узды.

Яшьләр үзәген Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ачты. Ачылу тантанасына ул "Яшьләр вакыты" автобус туры белән килде. Чаллыда яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен лекцияләр үткәрелде һәм уңышлы проектлар турында сөйләнде. 

Яшьләр үзәге 1976 елда архитектор Губаревич проекты буенча төзелгән бинада урнашкан. Төзекләндерелгән бина территориясендә студия, коворкинг, күргәзмә һәм лекцияләр өчен күпфункцияле киңлекләр, шулай ук фитнес һәм бию өчен заллар урнаштырылган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев