Логотип Идель
Яңалыклар

Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли

Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.

Иртәгә, 17 апрельдә Чаллыда, «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә булачак чаралар исемлеге билгеле. Аны театр каршындагы Яшьләр Коворкинг-үзәге, URBANТАТАR берләшмәсе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music продюсерлык үзәге оештыра.  

Фестиваль Чаллы театрының яңа бинасында булачак, ди URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй. Андагы барлык мәйданчыклар татар авылы белән шәһәр арасында бәйләнеш эзләүгә багышлана. Фестивальдә төрле юнәлештәге мәйданчыклар эшләячәк.

Театрның икенче катында интерактив күргәзмә оештырыла. Шулай ук креатив сессияләр һәм «Дом» бию театрыннан перформанс көтелә. «Метро» мәдәни-мәгариф платформасы Чаллы турындагы сувенир продукциясен тәкъдим итәчәк. ЗЯБ һәм Рябинушка бистәсе буйлап урам экскурсияләре уздыру планлаштырыла.

Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган. Фестиваль театрның кече залында Yummy Music һәм башка музыкантларның концерты белән тәмамлана.

Тулырак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев