-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Чаллыда 2 мең литрдан артык алкоголь законсыз әйләнештән алынды
Шәһәр халкына легаль булмаган хәмер белән сәүдә итү турында хәбәр иткән өчен 375 мең сум акча түләгәннәр.
2019 елда Яр Чаллыда 2261,4 литр алкоголь законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыларга салынган штрафларның суммасы 4,5 млн сумнан артып китте, дип сөйләде 3 февральдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге башлыгы Гөлшат Вафина.
Узган ел Чаллы халкы алкогольне законсыз сатуга 1384 тапкыр зарланган - "халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына республика буенча мондый мөрәҗәгатьләрнең өлеше 50% тан артып киткән, диде ул. Расланган очраклар буенча, шәһәр халкы компенсация алды — битараф булмаган шәһәрлеләргә барлыгы 375 мең сум акча түләделәр.
Тулаем алганда, 2019 елда Яр Чаллыда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 347 закон бозу очрагы ачыкланган. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 10,5% ка күбрәк.
Чаллыда 640 сәүдә объектында 149 оешма алкогольне ваклап сата. Шуларның 69 предприятиесе 108 объектта җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтә.
tatcenter.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз