Логотип Идель
Яңалыклар

Чаллыда балалар бакчасыннан 234 кеше эвакуацияләнгән

Балалар бакчасы җитәкчеләре дөрес һәм оператив рәвештә балаларны эвакуацияләгән. Каза күрүчеләр булмаган.

"Чаллы шәһәрендә № 71 балалар бакчасыннан 234 кеше эвакуацияләнгән", - дип хәбәр итә "Татар-Информ". Эвакуацияне янгын сигнализациясе кабынгач башкарганнар. Янгын булырга тиеш булган урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Бинаны караганнан соң, кер юу машинасы аркасында кыска ялганыш кына булуы ачыкланган. Бәхеткә бинада бернинди янгын да булмаган.

Балалар бакчасы җитәкчеләре дөрес һәм оператив рәвештә балаларны эвакуацияләгән. Каза күрүчеләр булмаган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев