-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешен тизләтәләр
"Бу бит дини объект кына түгел, ә шәһәр үзәгенең бер өлеше дә. Азатлык мәйданын реконструкцияләүне төгәлләдек, алга таба барырга вакыт. Без мәчет төзелешенә меценатларны җәлеп итәргә һәм эш темпларын тизләтергә тырышачакбыз".
Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешен активлаштырырга ниятлиләр. Бу турыда tatar-inform.tatar хәбәр итә.
Дини комплекс төзелешенә финанс ярдәме фонды директоры Уел Хөсәенов әйтүенчә. хәзерге вакытта мәчет корылмаларының берсенең диварлары өелгән.
"Соңгы этапта 30 миллион сумлык эш башкарылган. Әле бу бөтен чыгымнар да түгел, чөнки эшләрнең бер өлеше хәйриячелек максатыннан башкарыла. Җәмигъ мәчете төзелә башлаганнан алып өченче подрядчы алмашынган, чөнки мәчетнең нигезенә беренче таш 1992 елда ук салынган иде", — ди фонд директоры.
"Җәмигъ" мәчете Татарстанда иң озын мәчет булыр дип планлаштырылган булган. Сызымнар буенча мәчетнең дүрт манарасының икесе 76 метр булырга тиеш. Чагыштыру өчен "Кол Шәриф" мәчетенең манарасы — 58 метр. Быел мәчетнең диварларын өеп бетерү өчен 244 млн сум кирәк булачак.
Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев фикеренчә, бу үз дини кыйммәтләренә хөрмәт белән караулары белән дан тоткан Чаллы һәм Татарстан өчен "күтәрерлек" сумма.
"Бу бит дини объект кына түгел, ә шәһәр үзәгенең бер өлеше дә. Азатлык мәйданын реконструкцияләүне төгәлләдек, алга таба барырга вакыт. Без мәчет төзелешенә меценатларны җәлеп итәргә һәм эш темпларын тизләтергә тырышачакбыз", — диде Наил Мәһдиев.
Фото: chelny-izvest.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз