Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      837
      0
      5

    Чаллыда зур янгыннан соң бала мәете табылган

    Чаллыда  «Арарат» рестораны бинасында янгын сүндерелгән. Бина эчендә бала мәете табылган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    Бала мәете табылу турындагы мәгълүматны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

    Реклама

    «Бинаның уң ягындагы бүлмәләренә су сиптергәндә һәм тикшергәндә 19.33 сәгатьтә кеше мәете табылган, шәхесе ачыклана», – диделәр матбугат хезмәтендә.

    Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда ресторанда янгында бала һәлак булуны тикшерү башлады. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

    Татар-информ

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама