Логотип Идель
Яңалыклар

Чаллыга көчле спортчылар җыела

Спорт ярышларын үткәрүнең төп бурычлары – татар халкының милли спорт төрләрен һәм традицияләрен актив тормыш рәвешенә кертү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен киң җәелдерү һәм үзара дуслык җепләрен тагын да ныгыту, мөселманнарда сәламәт яшәү, чыдамлык, түземлек сыйфатларын тәрбияләү өчен шартлар тудыру тора, дип яза Татарстан Диния нәзарәте.

11 нче апрельдә Чаллының “Витязь” спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Россиякүләм турниры узачак. Спорт турниры ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Ярышларны Татарстан Диния нәзарәте һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте оештыра.

Спорт ярышларын үткәрүнең төп бурычлары – татар халкының милли спорт төрләрен һәм традицияләрен актив тормыш рәвешенә кертү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен киң җәелдерү һәм үзара дуслык җепләрен тагын да ныгыту, мөселманнарда сәламәт яшәү, чыдамлык, түземлек сыйфатларын тәрбияләү өчен шартлар тудыру тора, дип яза Татарстан Диния нәзарәте.

Мөселман яшьләре  арасында узучы турнирның төп үзенчәлеге – катнашучыларның намаз гыйбадәтен белүләре буенча әңгәмә узу. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Турнирда барлык спортчылар да тигез шартларда көч сынаша. Ярышларның төп хөкемдары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ярышларда катнашу өчен 18 яшь тулу, тиешле физик әзерлеккә ия булу һәм табиб рөхсәте булу шарт. Милли көрәш буенча үлчәү категорияләре: 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килодан авыррак. 50 яшьтән узган көрәшче-ветераннар татар милли көрәшендә абсолют категориядә бил алыша (аларга, бәйгедә катнашу өчен йөрәк электрокардиограммасы булу мәҗбүри). Кул көрәше буенча үлчәү категорияләре: 70 килога кадәр, 85, 85 килодан авыррак.
Ярышка теркәлү иртәнге сигездә (8:00), ә бәйге сәгать унда сәгатьтә башлана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: корэш, көрәш, мастер спорта, борьба, татарстан, татары ТАССРга 100 ел ТР Диния нәзарәте Чаллы, Витязь, спорт комплексы, көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев