-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
Чаллының Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе ничек яши?
2020 елның декабрь аенда "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелгән Чаллының Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбенә барып кайткан идек.
Сүз уңаеннан, әлеге бинага 82 млн. сумга капиталь ремонт ясалган. Хәзерге вакытта ике катлы бинада 112 урынлы зур һәм 60 урынлы кече заллары бар. Әлеге залларны үзебезгә күрергә насыйп булды. Безне укучылар концерт номерлары белән каршы алдылар. Биредә музыка коралларында уйнарга өйрәнү өчен индивидуаль дәресләр дә уза.
Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе ерактан гына түгел, эчтәндә балкый: бинаның фасады җылытылган һәм яңартылган, җылылык, электр һәм вентиляция системасы, сантехника алыштырылган, түбә ябылган, санузел яңартылган, видеокамералар куелган.
Укучылар төрле конкурста катнашып, җиңүләр яулыйлар. Мәсәлән, 2017-2020 ел аралыгында 240 конкурста катнашып, 747 тапкыр җиңүгә лаек булганнар. Шулай ук укучылар арасында инде мәктәпне тәмамлап, укуларын барыбер дәвам итүчеләр бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз