Чәчәкләр белән фотога төшәм дип һәлак булган
25 июнь көнне була бу хәл. Бер хатын юлда барганда чәчәкләр кырын күреп, фотога төшәргә тели. Юлның икенче ягында булганга трассаны тиз генә йөгереп чыгарга тели.
Татарстанның Зур Кабан һәм Лаеш районнары арасындагы Сокур җирлегендә бик матур шәмәһә төстәге фацелия чәчкәләре кыры бар. Үтеп китүче халык туктап еш кына бу чәчәкләр кырында фотога төшә. Ләкин бу гамәл куркыныч та булырга мөмкин икән. Кичә әлеге чәчәкләр белән фотога төшергә туктаган берәүне машина бәреп киткән.
25 июнь көнне була бу хәл. Бер хатын юлда барганда чәчәкләр кырын күреп, фотога төшәргә тели. Юлның икенче ягында булганга трассаны тиз генә йөгереп чыгарга тели. Ләкин фото ясалмый кала, аны машина таптата, ул урында ук һәлак була.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев