-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Чәчкәләрнең кайсын сайларга? (киңәшләр)
8 март - хатын-кызларның күңеле күтәрелә, ә ир-егетләрнең кесәләре бушый торган көн. Чәчәк кибетендәге чиратның зурлыгын әйтеп тә торасы юк. Ә шулай да чәчкәләрнең ниндиен сайларга кирәк соң? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле.
Беренчедән, әзер букетларны сатып алмаска тырышыгыз. Кайбер сатучылар бәйләмгә иске чәчәкләрне өстәргә мөмкин. Чәчәк сайларга 10 минутыгызны да җәлләмәгез. Хәтта арзан бәя өчен әзер букет алу сезне ахыр чиктә авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Бу сатучының ятып калган тауарны сатарга теләвенең ышанычлы билгесе.
Икенчедән, чәчәк кибетендә чәчәкләр исе килергә тиеш. Хлор да, күгәрек тә исе түгел, ә нәкъ менә чәчәк исләре катнашмасы.
Өченчедән, чәчәк яфрагына игътибар итегез - алар яшел булырга тиеш. Яшел төстә булмавы чәчәкләрнең озак торуы турында сөйли. Кайбер сатучылар, үз чиратында, аларны кискәннәр дип белдерергә мөмкин.
Дүртенчедән, бутон (чәчәк бөресе). Яшьрәк чәчәкнең бөресе ачыла гына башлый. Шуңа күрәчәчәк бәйләмен иң аз санда ачык бөреләр белән җыярга кирәк. Тик бу хризант, цинний, гортензиягә кагылмый. Чәчәк таҗы шома булырга тиеш.
Бишенчедән, ялтыравыклар белән бизәлгән яки буялган чәчәкләрне алмагыз. Ул ялтыравыклар кипкән таҗларны яшерер өчен кулланыла.
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз