-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
CheekLaWeek төркеменнән яңа альбом - "Уф йөрәгем"
Зәринә Вилданова "Мин татарча сөйләшәм", Tat Cult Fest, "Үзгәреш Җиле" һәм "Безнең җыр" фестивальләре буенча Казан тамашачысына таныш җырчы. Күптән түгел генә аның CheekLaWeek (Чикләвек) төркеме дебют альбомын чыгарды. Альбом экспериментларга корылган һәм "Уф, йөрәгем" дип атала.
CheekLaWeek-латин һәм регга элементлары булган, гитара, баян, дарбуке һәм контрабаста уйналган заманча татар world music.
Төркем составында Казан музыкантлары Ринат Рысьмәтов (гитара), Алмаз Әсхәдуллин (баян), Альберт Садретдинов (перкуссия) һәм Айдар Закиров (контрабас) бар. Ә проект исә иске җырларны яңача уйнау идеясеннән башланып киткән. Бүгенге көнгә кадәр үз тамашачысын табарга да өлгерде. Шуңа да карамастан, музыкантлар "Кем без?", "Кая барабыз?", "Экспериментларда никадәр ерак китә алабыз?" сорауларына җавап эзли икән.
Альбомдагы җырлар 15 февральдә "Соль" клубында яңгыраячак.
Фото: Вконтакте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз