Логотип Идель
Яңалыклар

Черегән бәрәңгедән чыккан газ белән агуланып, бер өйдә дүрт кеше үлгән

Чиләбе өлкәсенең Кусинский районында Магнитка бистәсендә бер йортның базында дүрт кеше мәете табылган. Алар арасында яшүсмер бала да бар. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Чиләбе өлкәсенең Кусинский районында Магнитка бистәсендә бер йортның базында дүрт кеше мәете табылган. Алар арасында яшүсмер бала да бар. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"Эчке эшләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча идарәсе дежурные Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итте. Шәхси торак йортта дүрт мәет, шул исәптән берсе яшүсмер, табылган. Тагын бер бер кешене авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Ул шунда вафат булган. Мәрхүмнәрнең туганнары белән эшләү өчен психолог чакырдык", - дип аңлатканнар ведомствода. 

 
Чиләбе өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте бу очракта криминал булмавын хәбәр итә. "Йортта кешеләр һәлак булды - бу фактны раслыйбыз. Ләкин аларның үлемендә криминал юк", диелә хәбәрдә.

Кусинский районы башлыгы Юрий Лысяков ТАСС агентлыгына аңлатма биргән. Аның сүзләренчә, идән астында черегән бәрәңгедән җыелган газ аркасында дүрт кеше һәлак булган. "Бер катлы йортның идән астында углекислота җыелган. Мәрхүмнәр шунда төшкән һәм газ белән агуланган", - дип сөйләгән Лысяков. 

 
Әлеге хәлне тикшерүчеләр өйрәнә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. 

 
"Кусинский районының Магнитка бистәсендәге шәхси йортта кичке якта яшелчәләр саклый торган подвалда дүрт кеше мәете табылды. Алар арасында 16 яшьлек яшүсмер дә бар. Тикшерү эшләр оештырылды. Башлангыч версия буенча, ир-атлар бу бинаны җыештырганда черегән бәрәңгедән чыккан газлар белән агуланган", диелә хәбәрдә.

 

intertat.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев