Логотип Идель
Яңалыклар

«Черек күл»дә «Мәдәни чәршәмбе»: акустик дуэт тыңларга һәм кофе ярдәмендә картина ясарга чакыралар

Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.

Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.

Бәйрәм Blackwood акустик дуэты чыгышы белән 19:00 сәгатьтә башланачак. Музыкаль концерт белән беррәттән мәйданчыкта кофе белән рәсем ясау һәм шоперларга рәсем төшерү буенча мастер-класс үткәреләчәк. Чара диджей-сет белән тәмамланачак, бәйрәм кунаклары, теләк теләп, күлгә кәгазь кораблар җибәрәчәк.

Чарага керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев