-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
-
Бу хәлдән соң чәчәк кибетендә эшләргә дә куркыныч.... Әмма күп тә үтми, кулындагы шешәсе белән аңа һөҗүм итә. Пыяла шешәсе ватылганчы кызны кыйный, туктамый.
Черки тешләгәч нишләргә?
Җәйге матур көннәрдә кеше генә түгел черки кардәшләребез дә рәхәтлеккә чыкты. Кичләрен шәһәр уртасында да черки талый. Таласа талап тик торсын дияр идең, тешләгән җирендәге кычыту гына теңкәгә бигрәк тия. Интернет форумнарда төрле-төрле кыйбатлы мазьләр, әллә-нинди каф таулары артыннан җыелган үлән кайнатмалары сөртергә киңәш итәләр. Мазьләр эзләп йөрисе, сатып аласы килми, аннан барыбер химияле ул. Үләннәрен кайнатып чыгарганчы кайсы җир кычытканын да онытуың бар.
Шуңа, универсаль, бик тиз эшли торган бер метод тәкъдим итәбез. Кайнар суга, чәй, кофе яки башка кайнар эчемлек булса да ярый, тимер кашык тыгып торасыз, җылынганын көтәсез, чәй эчә торасыз. Аннан кайнар кашыкны алып кычытып торган урынга терисез. Кашыгыгыз тирене яндырырык дәрәҗәдә булмасын. Түзеп тотарлык кайнар гына булсын.
Берничә минуттан кычыту басылыр. Бу черки тешләгәндә керткән матдә эсседән таралуы белән бәйле.
Ә сез белә идегезме:
Чөркиләр банан һәм ит исенә җылыша. Ванилин исе аларга ошамый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз