Логотип Идель
Яңалыклар

Чирмешәндә давыл бакчада утыртканнарны юып алып киткән (видео)

Видеокадрларга караганда, давыл гына түгел, туфан үткән шикелле.

Татарстан буйлап нык яңгырлар явып үтте. Зыян күрүчләр дә бар.

Казанда 15 май көнне нык давыл булганын беләсездер. Яшенле яңгыр яуды, үзәк урамнары хәтта су басты. Ләкин Казан өчен яңгыр яуганда үзәк урамнарда су җыелу ул инде гадәти күренеш. Ә менә Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында яшәүчеләргә әлеге яңгыр шактый зур зыян китергән. 

13 йортны су баскан, бакчалардан утырткан әйберләр юылган. Видео кадрларга караганда, давыл гына түгел, туфан үткән шикелле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев