Логотип Идель
Яңалыклар

Чөгендер яфрагы кәтлите

Чөгендернең үзен ашый башларлык булганчы ук бу үсемлекнең файдасын күреп була. Чөгендер яфраклары ашказаны, бавыр өчен файдалы. Анда калий һәм файдалы микроэлементлар, витаминнар күп.

Чөгендернең үзен ашый башларлык булганчы ук бу үсемлекнең файдасын күреп була. Чөгендер яфраклары ашказаны, бавыр өчен бик файдалы. Яфракларында калий, файдалы микроэлементлар, витаминнар күп. Чөгендер сабакларын рагуга ясаганда салып пешерергә була. Ә менә яшь яфракларыннан бик тәмле, җиңел кәтлит яки башкача әйтсәк - дранник пешеререп ашарга була.

Чөгендер яфрагы кәтлите өчен кирәк булачак:

бер уч чөгендер яфрагы,

1 баш суган,

 ике йомырка,

тоз, борыч,

2 аш кашыгы он

 Әгәр бәрәңгедән драник пешергән булсагыз, монда шул ук тәртип кабатлана:

Чөгендер яфрагы чайкатасыз һәм бетереп җыеп турыйсыз. 

Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатасыз. Камыры калак белән алып салырлык булырга тиеш. Кызган табага бераз май сөртеп массаны кашык белән алып салыгыз һәм өстен тигезләгез. Ике яктан кызгылт төс кергәнче кыздырыгыз.
Кәтлитне каймак белән ашарга була. 

Ашлар тәмле булсын!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Остаханә аш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев