-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Чикләү чараларын йомшарта алмыйбыз
Татарстан әлегә коронавирусны кисәтү белән бәйле чикләү чараларын йомшарта алмый, чөнки республика авыруның иң югары ноктасын әле узмаган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Авыруның иң югары ноктасына әле җитмәдек. Бу хакта Россия Президенты да әйтте. Мәскәүдән дулкын башка төбәкләргә китә. Шунлыктан әлегә чикләү чараларын йомшарта алмыйбыз. Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә — боларның барысы да үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге хакына эшләнә. Инфекцияне йоктырган һәркем башка кешеләр өчен дә куркыныч тудыра», — диде Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада күрелә торган чаралар коронавирус инфекциясе таралуын киметүгә юнәлдерелгән. «Авыруның иң югары ноктасына әле ерак икәнлеген белгечләр дә раслый. Математик модельләр дә, төрле тикшеренүләр дә бар. Әмма контроль никадәр көчлерәк булса, югалтулар да шулкадәр азрак булачак», — дип ачыклык кертте республика Президенты.
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың сәламәтлек саклау системасы яңа куркынычка тулысынча әзер, предприятиеләр, шәһәрләр һәм районнар дәрәҗәсендә тиешле эш оештырылган.
«Кичә Түбән Кама районында ике зур производство эшчәнлеге белән таныштык. Шуны әйтергә тиешмен — проблеманың җитдилеге аңлашыла. Барлык коллегаларга рәхмәт әйтәсем килә. Хокук саклау системасы: Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һ.б. структураларның эше аеруча күп. Без кертергә мәҗбүр булган чаралар бөтен кешегә дә ошамый һәм бу аңлашыла да», — дип искәртте республика Президенты.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз